В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Медиклар бригадалары юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына 55 тапкыр барган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче сентябрь). Узган атнада, 12-18 нче сентябрьдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 8616 чакыру үтәгән, шул исәптән 1401 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Чакыруларның иң күп саны, 7709, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аларның 132 сенә – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 34 енә көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 84 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 823 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 55 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 62 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 32 зыян күрүче китерелгән. Моннан тыш, янгын урыннарына 18 чакыру үтәлгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.