В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар бала табуларга 59 тапкыр барган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче октябрь). Узган атнада, 10 нчы октябрьдән 16 нчы октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7810 чакыру үтәгән, шул исәптән 1494 чакыруны – җәмәгать урыннарына.
Чакыруларның иң күп саны, 6988, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 69 ына – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 34 енә көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 59 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 763 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 41 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 39 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 24 зыян күрүче китерелгән.
Моннан тыш, янгын урыннарына 13 чакыру үтәлгән, аларда берәү дә зыян күрмәгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.