В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
14 тапкыр янгын очракларына барганнар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Бәхетсезлек очракларына табиблар 695 тапкыр чыкканнар. 28 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 26 кеше зыян күргән, шуларның 16 сы дәвалау учреждениеләренә китерелгән, 1 кеше үлгән. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыккан, аларда 4 кеше зыян күргән.
Медицина хезмәткәрләренә иң күп чакырулар, 7260, төрле авырулар буенча килгән. Шуларның 95 е – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, 38 е – көчле миокард инфарктлары сәбәпле. Табиблар бала тудыруга 71 тапкыр чыктылар, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.