В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табыбларны 60 тапкыр чакыртканнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче гыйнвар). 21-нче гыйнвардан 27-нче гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8032 чакыру килгән, 1023 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6452 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 56 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 191 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 60 чакыру килгән.
834 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 42 тапкыр чакыртылганнар, аларда 37 кеше зыян күргән, 20 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 14 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 101-гә арткан. Мөрәҗәгатьләр саны түбәндәге очракларда арткан: янгыннарга бәйле – 6-га, мидәге кан әйләнеше бозылу – 15-кә. Түбәндәге очаркларга чакырулар саны кимегән: юл-транспорт һәлакәте – 7-гә, миокард инфаркты – 4-кә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 32-гә кимегән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.