В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табу очракларына табибларны 78 тапкыр чакырганнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче гыйнвар). 14-нче гыйнвардан 20-нче гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7931 чакыру килгән, аларның 1055 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6359 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 60 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 176 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 78 чакыру килгән.
805 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 49 тапкыр чакыртылганнар, аларда 59 кеше зыян күргән, 30 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 8 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән.
Узган атна белән чагыштырганда, чакырулар саны 410-га кимегән. Янгыннарга (4-кә), мидәге кан әйләнеше бозылу очракларына (6-га) чакырулар саны кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләренә (14-кә), миокард инфаркты очракларына (1-гә), бала табу очракларына (8-гә) чакырула саны арткан. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 77-гә арткан, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.