Бала табу очракларына табиблар 66 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче ноябрь). Узган атна эчендә, 28-нче октябрьдән 3-нче ноябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7725 чакыру үтәде, шул исәптән 1233 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6240, төрле авырулар буенча башкарылды. Алар арасыннан 184 чакыруга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 51 чыгуга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табу очракларына табиблар 66 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 745 тапкыр чакырдылар, шуларның 50-се юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килде. Аварияләрдә 51 кеше зыян күрде, 27 кеше хастаханәләргә китерелде. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 13 чакыруны янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.