В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
971 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). 30-нчы сентябрьдән 6-нчы октябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7798 чакыру килгән, 1351 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6053 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 58 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 183 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 83 чакыру килгән.
971 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 64 тапкыр чакыртылганнар, аларда 68 кеше зыян күргән, 41 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 10 тапкыр чакыртылган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.