1203 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 14-нче октябрьдән 20-нче октябрьгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7627 чакыру килгән, 1203 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 5951 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 50 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 175 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 75 чакыру килгән.
906 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 45 тапкыр чакыртылганнар, аларда 41 кеше зыян күргән, 24 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 12 тапкыр чакыртылган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.