В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табуларга табиблар 106 тапкыр чыктылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Узган атнада, 5-нче августтан 11-нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7058 чакыру, шул исәптән 1257 чакыруны җәмәгать урыннарына үтәде.
Иң күп чакырулар, 5424, төрле авырулар буенча башкарылды. Шуларның 181-енә баш мие кан әйләнешенең кискен бозулары, ә 70 чыгуга көчле миокард инфарктлары сәбәп булды. Бала табуларга табиблар 106 тапкыр чыктылар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 911 тапкыр чакырттылар, шуларның 36-сы юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан булды. Аварияләрдә 47 кеше зыян күргән, 23 кеше хастаханәләргә китерелгән, 3 кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм янгын булган урыннарга 10 чакыру үтәде, аларда ике кеше зыян күрде, дип хәбәр итә «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасы.