Медицина бригадалары бәхетсезлек очраклары булган урыннарга меңнән артык рейс ясаган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь). Узган атнада Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7328 тапкыр чыккан, шуларның 1515 е – җәмәгать урыннарына.
1036 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына барган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарына ашыгыч ярдәм 46 тапкыр чакыртылган. Аварияләрдә 52 кеше зыян күргән, шуларның 27 сен табиблар дәвалау учреждениеләренә китергән, 2 кеше һәлак булган. Моннан тыш, янгын урыннарына 13 тапкыр барганнар, аларда 2 кеше зыян күргән.
Иң күп чакыру, 6217, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 113 енең чыгу сәбәбе баш миенең кан әйләнеше бозылуы булган, ә 42 очракка миокард инфаркты сәбәпле чыкканнар. Бригада бала табу очракларына 75 тапкыр барды, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау оешмасында.