Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу чорда шәһәрдә 378 бала туган
Узган атнада казанлылар үз балаларын Себастьян, Әнсар, Ариша һәм Эсма дип атаганнар
Узган атнада, 10—16 мартта, Татарстан башкаласында 196 малай һәм 182 кыз дөньяга килгән.

Малайлар арасында ешрак Әмир, Гадел, Ярослав, Мирон, Леон, Раян, Алан, Алим, Булат, Тимур, Матвей, Данияр, Азамат дип исем биргәннәр, ә кызларга Мирослава, Амалия, Виктория, Кира, Әминә, Ева, Варвара, Амелия, Ясминә, Алинә, Раян дип кушканнар.

Себастьян, Мирах, Асмар, Ну, Филипп, Тасним, Вадим, Әнсар, Минтимер, Заһир, Усман исемнәре малайлар арасында сирәк очрый торган булган, ә Алесия, Мари, Дилана, Самая, Ариша, Зифа, Сәйдә, Эсма, Любовь, Эда, Агата исемнәре белән кызларны сирәк атаганнар.

Шул ук вакыт эчендә шәһәрдә 132 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр Казанның ГХАТ идарәсендә.

2025-03-17T10:13:46+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.