В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу чорда шәһәрдә 441 бала тууны теркәгәннәр
2024 елның 17-23 нче июнендә Казанда 222 малай һәм 219 кыз тууы теркәлгән.
Малайлар арасында популяр исемнәр: Даниил, Раян, Раяз, Әмин, Тимур, Әмир, Мирон, Егор. Ә кызлар арасында кушылган популяр исемнәр: Мәрьям, София, Әминә, Рәминә, Асель, Мария, Арина, Аделина, Айлин, Агата, Ева.
Малайларга кушылган сирәк исемнәр: Рафайель, Серафим, Елисей, Акмал, Сәлим, Нил. Кызларның сирәк исемнәре: Добромира, Даниэлла, Алелия, Севиль, Оливия, Ева, Эстелла, Рәйхан, Дания, Амели, Данэлия, Рената, Мия, Азалия, Дэя, Сати, Цирилла.
Шул ук чорда 268 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр ЗАГС идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның биш ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы башкаласында аерылышулар саны 24% кимеде, ә никахлар саны 1,2% дәрәҗәсендә үсте. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәребездә озак еллар бергә яшәгән гаиләләрне котлаячаклар, тагын 12 пар медаль белән бүләкләнәчәк.