В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар барлыгы 8175 чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
Табиблар бәхетсезлек очракларына 753 тапкыр чыккан. 31 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 27 кеше зыян күрде, шуларның 12 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгыннарга медиклар 11 тапкыр чыккан, аларда бер кеше зыян күргән.
Иң күп чакырулар, 7329, медикларга төрле авырулар буенча килгән. 101 очракның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 39 ының – кискен миокард инфаркты. Табиблар бала тудыруга 93 тапкыр чыкты, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.