23 апрельдән 29 апрельгә кадәрге атнада медикларга 7,7 меңнән артык чакыру килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 23 апрельдән 29 апрельгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7713 чакыру килгән, 1198 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6002 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 78 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 219 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 69 чакыру килгән.
908 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 51 тапкыр чакыртылганнар, аларда 54 кеше зыян күргән, 35 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 17 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.