Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.04.2020, 12:20

Битлекләр һәм антисептиклар «сатып» караклар 87 мең сум акча эшләгән

Полиция хезмәткәрләре шәһәрлеләрне уяу булырга һәм чит кешеләрдән килгән барлык мәгълүматларны тикшерергә чакыра.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче апрель). Казанда начар эпидемиологик вәзгыять фонында караклык очраклары ешайды. 31-нче мартта медицина битлекләрен һәм антисептикларын сату сылтавы белән караклар 87 мең сум акча эшләгән.

Шәһәр полициясе хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, Чистай урамы буенча урнашкан бер даруханәнең стационар номерына билгесез ханым шалтыраткан, ул үзен мөдир дип таныштырган. Ул якын арада медицина битлекләре һәм антисептиклар алып килү көтелә, дип хәбәр иткән. Шалтыратучы аптека хезмәткәреннән кассада булган барлык керемне товар өчен түләү өчен банк картасына күчерүне сораган.

24 яшьлек фармацевт билгесез ханым кушкан барлык шартларны да үтәгән һәм 87 мең сум күчергән. Ләкин билгеләнгән вакытта товарны китермәгәннәр. Беркадәр вакыттан соң кыз мөдиргә шалтырата, ул бернинди күрсәтмәләр бирмәвен хәбәр итә. Шул рәвешле, кыз караклар корбаны булуын аңлаган һәм булган хәлләр турында полициягә хәбәр иткән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьне ачу өстендә эшли. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының «Караклык» 159 маддәсенең 2-нче өлеше тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бу шәһәрдә бердәнбер очрак түгел. Узган атнада полициягә шундый дүрт гариза килгән.

Җинаять корбаны булмас өчен полиция хезмәткәрләре таныш булмаган затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә киңәш итә, бернинди очракта да чит кешеләргә үзләренең банк карталары һәм счетлары турында мәгълүматны хәбәр итмәскә, каракларга ышанмаска һәм билгесез счетларга акча күчермәскә, уяу булырга киңәш итә. Каракларның корбаны булганнардан кичекмәстән полициягә «02» яки «112» телефоннары буенча мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар, дип хәбәр ителә ведомство матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар