Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, кешеләр арасында 1,5 метр дистанция тотарга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Горький тимер юлының Казан төбәгендәге төп пассажир объектларында - шәһәр яны вокзалларында, станцияләрдә һәм платформаларда - коронавирус инфекциясен профилактикалау максатыннан, пассажирлар арасында дистанцияне саклау кирәклеге турында искәртү өчен махсус тамгалар ясау, күрсәткечләр һәм белешмәләр урнаштыру эше җәелдерелгән. 50-дән артык объектка тамгалар куелган инде.
Тамга пассажирлар күпләп җыела торган зоналарда: билет кассалары, билетны бастыручы автоматлар, турникетлар һәм тикшерү җиһазлары, тимер юл платформаларында куела. Пассажирларга бер-берсеннән 1,5 метрлы дистанцияне сакларга кирәк. Чуваш Республикасы, Марий Эл Республикасы, Мордовия Республикасы, Киров өлкәсе, Татарстан Республикасы чикләрендә пассажирлар инфраструктурасының 50 объектында эшләр тәмамланды. Алар арасында Нократ Аланы, Арча, Шәмәрдән, Юдино, Васильево, Зөя, Буа, Аэропорт, Алатырь, Урмар кебек шәһәр яны вокзаллары бар, дип хәбәр итә «РЖД» ачык акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте.
Моннан тыш, вокзалга керү һәм чыгу урыннарында дезинфекция чаралары белән кулларны эшкәртү өчен дозаторлар урнаштыралар.