«Тормыш агачы» проектының чираттагы чарасы кичә «Черек күл» паркында узды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). Казанда «Тормыш агачы» проекты кысаларында удмурт мәдәнияте бәйрәме узды. Кичә «Черек күл» паркында шәһәр халкы удмурт халкының гореф-гадәтләре белән танышты, тыпыртон биергә, кубызда уйнарга, монисто ясарга, традицион ризыклар әзерләргә өйрәнде, шулай ук «Бураново әбиләре» башкаруында көйләрне танып белде.
Мәдәни кичә Казан халкын һәм кунакларының барлык буыннарын берләштерде. Паркта халык костюмнары, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре тәкъдим ителде, традицион уеннар һәм мәкальләр белән мәйданчыклар эшләде.
Шәһәр халкы өчен Удмуртиядән декоратив-гамәли сәнгать осталары мастер-класслар үткәрде. Казанлыларга барыннан да бигрәк удмурт күкрәк бизәге – монисто, бәхет китерә торган тукылган беләзек («суйпоскес»), каен тузыннан эшләнмә («куанэм»), Удмуртиянең символы Италмас (алтын туй чәчәге) рәвешендә түштамгалар ясау, шулай ук «Турын-куар» үләннәр белән туку буенча мастер-класс ошады.
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сүзләренә караганда, мастер-классларда һәр казанлы үзен удмурт мәдәнияте традицияләрендә итеп хис итә, остазлар аркылы иҗатның классик кануннары белән таныша алды. «Минем өчен удмурт кулинарлары әзерләгән ризыкларның карел халкыныкы белән охшаш булуы, удмурт сүзләренең татар сүзләре белән аваздаш булуы, удмурт кием элементларының рус, татар халыкларыныкы белән охшашлыгы ачыш булды. Без барыбыз да үз гореф-гадәтләребез, традицияләребез белән охшаш, шул ук вакытта һәр халык үзенчәлекле», - дип билгеләп үтте А.Абзалов.
Балалар өчен паркта ике мәйданчык эшләде. «Балачак аланы»нда нәни кунаклар «Кешыр, кешыр, кубыста» – «Кишер, кишер, кәбестә», «Маша, ләкин Миша» һ.б. удмурт халык уеннарын, шулай ук заманча иллюстрацияләнгән «Ӟеч перепеч» уенын уйнадылар. «Әкият аланы»нда балалар удмурт әкиятләрен тыңладылар, ә «Балык тот» уенында кармакка балык эләктереп, удмурт телендә балыкларның атамаларын өйрәнде.
«Бүгенге чарада халык бик күп, алар барысы да удмурт мәдәнияте белән кызыксына, уеннарда актив катнаша, чыгыш ясый. Гадәттә, бу шәһәр халкына бик хас түгел. Шушындый проектлар белән без стереотипларны юкка чыгарабыз»,- диде ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов.
Бәйрәмнең концерт программасы парк амфитеатрында узды. Биредә традицион удмурт биюе – тыпыртон – буенча мастер-класс узды. Һәр теләгән кеше удмурт биюенә кушыла алды.
Сәхнәдә Татарстанның Балтач муниципаль районының «Шулдыр ӝыт» удмурт халык фольклор ансамбле, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының «Эрико» удмурт яшьләр ансамбле, Кукмара муниципаль районының «Инвожо» фольклор ансамбле, «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме, башкаручылар Shoner Paul, Светлана Зянколова чыгыш ясады.
Бәйрәмнең хедлайнеры Удмуртиянең «Бураново әбиләре» коллективы булды. Артистлар удмурт, рус телләрендә җырлады, тамашачылар белән, танылган җырларны удмурт телендә башкарып, «Көйне танып бел» уенын уйнады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Удмурт мәдәнияте бәйрәме электрон музыкант Dark-Rayдан удмурт көйләренә диджей-сет белән тәмамланды.
«Башка халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен танышу һәм өйрәнү төрле милләт вәкилләре арасында дуслыкны ныгытуга ярдәм итә. «Тормыш агачы» проекты шушы максатларны күздә тотып эшләнде дә», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Тормыш агачы» проектының фәнни җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова.
11 нче августка чуваш мәдәнияте бәйрәме, ә 25 нче августка мордва мәдәнияте бәйрәме планлаштырылган. Моннан тыш, 20 нче августта Казанда Идел буе халыклары фестивале узачак, ул Татарстан халыкларын зур бәйрәмдә берләштерәчәк, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыра. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды. Казанлылар «Черек күл» паркында халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнделәр, тывырдык биергә, тумырда һәм шувырда уйнарга өйрәнделәр һәм шептун-курчаклар ясадылар.
Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан ТР Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.