«Тормыш агачы» агарту проектының өченче чарасы «Черек күл» паркында узды.
Фото: Денис Гордийко
Бу кичтә паркта мастер-класслар да эшләде, аны Татарстан һәм Чуаш Республикасы осталары алып барды. Алар балчыктан чүлмәк ясарга өйрәтте, агачны уеп бизәкләр ясауга, качлап чигүгә төшендерде. Паркның амфитеатрында традицион чуаш биюе буенча мастер-класс узды.
Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә Чебоксардан чуаш костюмнарының уникаль коллекциясе, Норлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йортыннан оста Юрий Тимофеевның агачтан ясалган кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Чарада саламнан ясалган эшләнмәләр, чуаш киемнәре кигән винтаж курчакларны күреп булды.
Тамашачылар чуаш телендәге әдәбият һәм Татарстанда чуаш телендә нәшер ителә торган «Сувар» республика иҗтимагый-сәяси газетасы белән таныша алды. Чуаш мәдәнияте турында чуаш һәм рус телләрендәге китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чуаш Республикасының халык язучысы Михаил Юхма чуаш халкының тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырды.
Бу кичәнең тагын бер үзенчәлеге булып ачык һавада кино күрсәтү булды. Чуашларның милли мифологиясе мотивлары буенча төшерелгән «Вулбар» фильмы (2021 ел) тәкъдир ителде. Әлеге кинокартина 2021 елда «АЗАМ» V Бөтенчуаш кинофестивалендә катнашып, «Хатын-кыз эпизодик ролен иң яхшы башкаручы» номициясендә бүләкләнгән. Кино мәйданчыгында фильмның режиссеры Сергей Щербаков белән дә аралашып булды.
«Әлеге проектның кыйммәте – аның шәһәр киңлекләренә чыгуында. Без гадәттә чуаш мәдәниятенә багышланган чараларны республика районнарында үткәрәбез. Мондый масштаблы урам чараларын Казанда уздырган юк иде әле. Проектның уникальлеге шунда: теләге булган һәркем төрле халыкларның мәдәнияте, теле, аш-суы, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре белән таныша ала», – диде Татарстан Республикасында чуашларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Константин Малышев.
Бәйрәмнең иң кечкенә катнашучылары өчен ике мәйданчык эшләде. «Балачак аланы»нда балалар чуашларның хәрәкәтле уеннарын һәм «Ҫут ҫанталӑк» («Табигать») өстәл уенын уйнады. «Әкият аланы»нда кызлар һәм егетләр чуаш әкиятләре белән танышты, «Балык тот» уены барышында чуаш телендә балык исемнәрен белде.
Концерт программасы төп мәйданчыкта – амфитеатрда узды. Татарстанның чуаш халык фольклор коллективлары – «Çăлкуç» («Чишмә») (Чирмешән районы), «Палан» (Кайбыч районы), Чуаш Республикасының Ф.П.Павлов исемендәге Чебоксар музыка училищесының «Янтал» ансамбле , «Zakaria» күпмилләтле фолк төркеме чыгыш ясады.
Бәйрәмнең төп хедлайнеры Чебоксар шәһәреннән «Ярды» этно-фолк төркеме һәм Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина булды. Коллектив чуаш телендә җырлар башкарды, тамашачылар белән бергә түгәрәктә җырлап-биеде. Чара танылган Казан диджее Malsi Musicның чуаш бию көйләреннән торган диджей-сеты белән тәмамланды.
«Безнең проектның төп максатларының берсе – шәһәр халкына һәм кунакларына Татарстаныбызда шундый халыклар да яшәвен, аларның үз урыннары, телләре, мәдәниятләре барлыгын күрсәтү. Әлеге халыкларның вәкилләре бер-берсеннән аерыла, шул ук вакытта алар бөтенесе бербөтен һәм барысы да Татарстан дигән республиканы тәшкил итә», – диде «Тормышы агачы» проектының фәнни җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова.
Искәртеп узабыз, «Тормыш агачы» мәдәни-агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыра. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды, ә 28 нче июльдә шәһәр халкына удмуртларның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр.
25 нче августта «Тормыш агачы» проекты кысаларында мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. Моннан тыш, 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының «Итил» фестивале оештырыла, дип хәбәр иттеләр Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Проектны Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе оештыра. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Чаралар Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.