Машина йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче сентябрь). Казан дәүләт автоинспекциясе 20-нче сентябрьдә булган юл-транспорт һәлакәте шаһитларын эзли.
18.10 сәгатьтә Җиңү проспектында урнашкан 89-нчы номерлы йорт каршында, көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша чыкканда, 18 яшьлек җәяүлене бәрдерәләр. Билгесез машина йөртүче, РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пунктын бозып, һәлакәт урыныннан качкан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең сул тез буынының капсула-бәйләгеч аппаратына зыян килгән, тез буыны сыдырылган.
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге вакыйганың шаһитларыннан түбәндәге телефоннарга шалтыратуларын сорый: +7(843)533-38-19, +7(843)533-38-48.
18-20-нче сентябрьдә шәһәрдә 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 13-е зыян күрүчеләр катнашында булган. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучы 13 кеше - 7 җәяүле (шул исәптән бала), 3 пассажир (шул исәптән бала) һәм 3 машина йөртүче төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.