Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2020, 16:57

Камалеев проспектында юкә, тирәк һәм чәнечкеле чыршы утырталар

Проспект буйлап барлыгы 1075 агач утырту планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель, Алена Мирошниченко). Казанда «Яшел реконструкция» Камалеев проспектына кадәр барып җитте. Бүгенге көндә биредә 820 юкә һәм 24 тирәк утыртканнар. Эшләр агымдагы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

«Трест «Горводзеленхоз» муниципаль унитар предприятиесе баш агрономы Ирек Гыйльманов сөйләгәнчә, бөтен проспект буйлап - Патрис Лумумба урамыннан Җиңү проспектындагы трамвай юлларына кадәр - 1075 агач утырту планлаштырыла, шул исәптән 3 чәнечкеле чыршы.

Бүгенгә шәһәрнең 22 урамын колачлаган масштаблы «яшел реконструкция» кысаларында эшчеләр инде 5814 яшь биек декоратив үсенте утыртканнар. Алар арасында өрәңге, юкә, карама, чыршы, декоратив алмагач, миләш, каен бар. Хәзерге вакытта эшләр Себер трактында, Сибгат Хәким урамында, Большая Красная урамында дәвам итә.

Үсемлекләр утырту Фатыйх Әмирхан, Ямашев, Ибраһимов проспектларында, Восстание, Декабристлар, Чистай, Карл Маркс, Краснококшайская урамнарында, Горький шоссесында тулысынча төгәлләнде.

Эшчеләр яшь үсентеләрне утыртачак киләсе урам Бауман урамы һәм Дзержинский урамы булачак.

Исегезгә төшерәбез, «яшел» реконструкция шәһәрнең 22 урамында үткәрелә, аларда 8324 агач утыртылачак. Үзәк урамнарындагы үсемлекләр бердәм параметрларга ия булачак. Биредә 4-4,5 м биеклектәге, кәүсә киңлеге 20-25 см булган биек декоратив, эре үлчәмле агачлар үсәчәк. Безнең мохиткә иң тиз җайлашучан, шәһәр шартларына иң нык каршылык һәм иң зур экологик эффект күрсәткән токымнар утыртыла. Мәсәлән, яңа үсемлекләр Карл Маркс, Большая Красная, Дзержинский, Бауман, Сибгат Хәким, Чистай, Декабристлар, Краснококшайск, Восстание урамнары, Ленин дамбасы, Әмәт магистрале, Әмирхан, Җиңү, Ибраһимов, Ямашев проспектлары, Себер тракты һәм башка урамнар буйлап барлыкка киләчәк.

Фоторепортаж
А.Камалеев проспектында агачлар утырту, 14.04.2020
Видеорепортаж
14.04.2020 13:06
А.Камалеев проспектында агачлар утырту
Барлык яңалыклар