Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.06.2021, 12:41

Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынына 80 кеше дәгъва кылды

И.Метшин кадрлар сайлап алу финалын онлайн үткәрергә һәм нәтиҗә ясаганда халык тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алырга тәкъдим итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь, Екатерина Виславская). Сайлап алу этабыннан соң, Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе постына алты дәгъвачы калды. Бу вазыйфаны биләүгә кандидатларны сайлап алу финалы бу атнада узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин. Моннан тыш, ул нәтиҗә ясаганда халык тавыш бирү нәтиҗәләрен исәпкә алырга тәкъдим итте.

«Ачык сайлап алулар үткәрү практикасы үзен аклый – соңгы вакытта безнең командада күп кенә яшь талантлы коллегалар барлыкка килде. Бу социаль лифтларның эшләве турында сөйли. Егетләр читтән киләләр, кемдер хәтта студентлар эскәмиясеннән», – диде шәһәр башлыгы.

Дәгъвачыларны сайлау 3-нче июньдә башланды, гаризалар кабул итү 21-нче июньдә төгәлләнде, дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алиев. Катнашу шартлары турында мәгълүмат Казан җирле үзидарә органнарының KZN.RU рәсми порталында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылган иде. Казан яшьләре лидеры булырга чакыру белән видеоны 70 меңнән артык кеше карады, сайлап алу турындагы белдерүне челтәрдә актив тараттылар һәм шәрехләделәр.

Комитет рәисе булырга 80 кеше теләк белдерде, өстәвенә иң яшенә – 12 яшь, ә иң тәҗрибәле кешегә – 51 яшь. Кандидатлар арасында 46% – хатын-кызлар (37 кеше) һәм 54% – ир-ат (43 кеше). Барлык дәгъвачыларның да диярлек эш стажы бар һәм, эшчәнлекнең төрле өлкәләренә карамастан, һәрберсенең диярлек яшьләр сәясәте белән бәйләнеш нокталары бар – студентлар үзидарәсе белән җитәкчелек иткән, лагерьда вожатый яки волонтер булып эшләгән.

Катнашучыларның күбесе – 84% (67 кеше) – Казан халкы, өстәвенә, аларның яртысы элек монда укырга килгән. Конкурста башка катнашучылар – Хабаровск, Ижевск, Мурманск, Сургут, Мәскәү һәм хәтта АКШтан. «Һәр чит шәһәрләрдән килгән катнашучы, иң беренче чиратта, Казанда – уңайлы һәм актив үсүче шәһәрдә эшләргә хыяллануын билгеләп үтте», – диде спикер.

Төбәк этабына формаль яктан куела торган таләпләргә туры килә торган 68 кандидат кертелде. Жюри әгъзалары аларны түбәндәге компетенцияләр буенча бәяләде: коммуникация, фикерләү системасы, лидерлык потенциалы, куелыш һәм бурычларны бүлү.

Икенче этапта 17 катнашучы үзләренең идеяләре турында сөйләделәр һәм шәһәрнең яшьләр сәясәтен үстерү проектларын Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкинга һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага тәкъдим иттеләр.

Өченче этап иң актив дип табылды – 10 дәгъвачы профессиональ асессорлар белән дискуссияләр форматында команда эшлекле уенында катнаштылар, кейслар чиштеләр һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә төркемле чишелешләр таптылар.

Шулай итеп, финалга 6 кеше узды. Бу атнада алар белән йомгаклау очрашуы планлаштырыла. Анда кандидатлар үз проектларын тәкъдим итәчәк, Мэрга резюме тәкъдим итәчәк. «Без һәрвакыт Казан тормышын яхшы якка үзгәртергә теләгән яшьләргә барлык юнәлешләргә рәхим итегез дибез. Шәһәр предприятиеләрендә, җирдә эшли башлый аласыз, шуоай ук Башкарма комитетта да. Теләсә кайда башларга мөмкин, эшләү теләге, дөньяны яхшы якка үзгәртү һәм кешеләргә хезмәт итә белү мөһим, – дип белдерде Илсур Метшин. –Бары тик үз тормышыңны буулдырасың килсә – башка юнәлешләргә барырга кирәк. Ә менә кешеләргә хезмәт итә белү, кешеләр өчен эшли белү – бу безгә. Без, чыннан да, яңа идеяләр көтәбез, Яшь гвардия корабын алып бару өчен лаеклысын сайлаячакбыз!».

Исегезгә төшерәбез, комитет рәисе вазифасын Айрат Фәизов башкарды. Ул Казанның Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары вазифасына күчә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 28.06.2021
Видеорепортаж
28.06.2021 12:27
Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе вазыйфасына 6 кеше дәгъва кыла
Барлык яңалыклар