В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы» номинациясендә җиңүчене сайлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Бүген KZN.RU порталында туризм объектларының Яңа ел рухында иң яхшы бизәлеше өчен тавыш бирү башланды. Конкурста катнаша торган 50-дән артык объект арасыннан Казан халкы һәм кунаклары иң матур һәм нәтиҗәле объектны сайлап ала алачак.
Шәһәрлеләр «Биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү – шәһәрлеләр сайлавы» номинациясендә җиңүчене сайлаячак.
Исегезгә төшерәбез, «Казанда - Яңа ел» конкурсы 16-нчы декабрьдә старт алды. Анда туризм өлкәсендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Тавыш бирү 2-нче февральгә кадәр дәвам итәчәк, анда теләгән һәркем катнаша ала. Конкурс финалистларын шәһәр Мэры призлары һәм дипломнары белән бүләкләячәкләр.