Казан халкы дүрт вариантның берсе өчен тавыш бирә яки үзләренекен тәкъдим итә ала.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче апрель). KZN.RU порталында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласын урнаштыру өчен яңа урын сайлау буенча сораштыру башланды. Казан халкы дүрт вариантның берсе өчен тавыш бирә яки үзләренекен тәкъдим итә ала.
Шундый ук сораштыру узган елда үткәрелде, һәм ул вакытта шәһәр халкы Казан халыкара аэропорты ягыннан шәһәргә кергәндә Оренбург трактындагы участокны сайлады.
Февральдә Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский катнашында видеоконференциядә иң яхшы архитектура-сәнгать чишелешен эшләүгә иҗат конкурсында җиңгән проект билгеле булды. Аның авторлары – скульптор-монументалист, архитектор Денис Стритович һәм рәссам, декоратив сәнгать рәссамнары ассоциациясе әгъзасы Тимур Юрченко. Проект үзенчәлекләрен һәм истәлек билгесенә төгәлләштерелгән таләпләрне исәпкә алып, стела урнаштыру өчен яңа урын табылачак.
Фикер алышуга дүрт участок: Дан скверы, Воровский урамы буенча Казан-2 тимер юл вокзалы бинасы каршындагы территория, Казан аэропортына таба Р-239 транспорт чишелеше һәм аэропортка керү юлында транспорт чишелеше чыгарыла. Һәр участок үзенчә уникаль, ә иң мөһиме, алар стела шәһәргә керүчеләргә күренерлек итеп урнашкан. Халык шулай ук истәлек билгесен урнаштыру өчен үз вариантын тәкъдим итә ала. Сораштыруны сылтама буенча узарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме Казанга һәм 2020 елда тагын 19 Россия шәһәренә бирелде. Аларның һәркайсында шәһәр гербы сурәтләнгән һәм РФ Президентының мактаулы исем бирү турындагы Указы тексты төшерелгән стела барлыкка киләчәк.