В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда дүрт мәйданчыкта узачак чаралар, җәмәгать транспорты эше һәм хәрәкәтне чикләү турында мәгълүмат урнаштырылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июнь). Казан Мэриясенең KZN.RU рәсми порталында Сабантуйны бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды.
«Казан Сабан туе – 2022» бүлегендә шәһәрдә дүрт мәйданчыкта узачак чаралар турында мәгълүмат бирелгән. Монда ук җәмәгать транспорты эше һәм Сабантуй мәйданчыклары районында юл хәрәкәте схемасының үзгәрүе турында мәгълүмат алырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шимбә көнне, 18 нче июньдә, Казан ипподромында ат чабышлары узачак. Программада – 14 ат чабышы һәм заезд, сәнгать осталары концерты, лотерея. Бәйрәмнең кульминациясе якты пиротехник тамаша булачак.
19 нчы июньдә төп бәйрәм өч мәйданчыкта – Мирный һәм Дәрвишләр поселогының каенлыкларында, Аккош күле урман-парк зонасында узачак. Бәйрәм кунаклары өчен Татарстанның муниципаль районнары продукциясе белән авыл утарлары эшләячәк. Казанлылар аркан тартышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, баганага үрмәләү, мендәрләр белән сугышу, милли көрәш кебек уеннарда көч сынаша алачак.