В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә шәһәрдә нинди бәйрәм чаралары узачагы турында файдалы мәгълүмат тупланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). KZN.RU порталында Казанда Яңа 2020 елны бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды. Җирле халык һәм Татарстан башкаласы кунаклары уңайлылыгы өчен анда Яңа ел каникулларында вакытны ничек күңелле итеп үткәрү һәм шәһәрдә 20-нче декабрьдән 14-нче гыйнварга кадәр нинди чаралар узачагы турында барлык файдалы мәгълүмат тупланган.
«Казанда Яңа ел – 2020» бүлегендә шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары, шугалак, чаңгы һәм тимераякларны прокатка алу пунктлары турында белергә була. Биредә шулай ук шәһәрдә, шул исәптән Казан паркларында һәм скверларында узачак мәдәни чаралар афишасы белән, яңа ел бәйрәмнәрендә транспортның эш режимы белән танышырга мөмкин.