В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар быел ремонтланачак күпфатирлы торак йортларның исемлеге белән таныша алалар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль). KZN.RU порталында "Капиталь төзекләндерү" бүлеге актуальләштерелде.
Шәһәр халкы 2019 елда капиталь ремонтланырга тиешле йортлар исемлеге, шулай ук күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча каралган эшләр исемлеге белән таныша алалар. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен Казанның һәр районында объектлар һәм эшләр исемлеге белән карта булдырылган.
Шуны да искәртик: 2008 елдан капиталь ремонт шәһәрнең бөтен торак фондының 46% колачлаган – бу 2700 йорт. Агымдагы елда капиталь ремонт программасына 234 күп фатирлы йорт кергән.