В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар автомат рәвештә хезмәткә яраксызлык турындагы электрон кәгазьләрне ачу, озайту, ябу һәм башка үзгәрешләр турында хәбәр ала ала
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). РФ дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре бердәм порталында электрон больничный кәгазьләре сервисы эшли башлады. Мәгълүмат РФ Социаль иминият фондыннан порталга киләчәк.
Дәүләт хезмәтләре порталында һәм мобиль кушымтада кулланучылар автомат рәвештә хезмәткә яраксызлык турындагы электрон кәгазьләрне ачу, озайту, ябу һәм башка үзгәрешләр турында хәбәр ала ала. Шулай ук шәхси кабинетта больничныйның номеры, медицина оешмасы, документны биргән табиб һәм хезмәткә яраксызлык чоры турында мәгълүмат бар. Сервис эшли башлаганнан соң бер тәүлек эчендә бөтен ил буенча дәүләт хезмәтләре порталы кулланучыларына 200 меңнән артык хәбәр җибәрелгән.
Россиялеләр 2017 елның 1-нче июленнән больничный кәгазен электрон рәвештә рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта медицина оешмасы һәм эш тәкъдим итүче оешма хезмәткә яраксызлыкның электрон кәгазен формалаштыру өчен мәгълүмат алмашу системасына керергә тиеш, дип хәбәр итә РФ саннар министрлыгы матбугат хезмәте.