Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.02.2025, 19:25

Карчыга Трифон «Восточный» полигонындагы кошлар төркемнәрен куркыта торган булачак

Ерткыч белән эшләү өчен биология фәннәре докторын чакырганнар

Казандагы «Восточный» полигонында кошлар туплану проблемасын хәл итүне юлын тапканнар. Аларны Трифон исемле тавык карчыгасы куркытачак. Кошны питомниктан алып кайтканнар, хәзер аңа 10 ай. Ерткыч белән махсус чакырылган биология фәннәре докторы, ККК әйләнеше объектларыннан төркем булып яшәүче кошларны куркыту ысулына патент авторы Илдар Еналеев эшләячәк.

Полигонны карап тотуда проблемаларның берсе – биредә азык эзләүче кошларның күплеге. Алар предприятие эшенә комачаулый, чөнки чүп-чарны ташыйлар, шулай ук кеше өчен куркыныч, чөнки авырулар таратырга мөмкиннәр. Моннан тыш, «Восточный» Казан авиация заводының эшчәнлекне гамәләг ашыру һәм күчемсез милек торгызу өчен чикләүләр билгеләнгән аэродром яны территориясенең бер өлешендә урнашкан.

ТР башкаласында беренче тапкыр каты коммуналь калдыкларны күмү урыннарында биорепеллент саклау кулланылачак. Хәзер бу кошларны куркытуның бердәнбер нәтиҗәле чарасы, чөнки алар ультратавыш һәм акустик җайланмаларга ияләшә һәм болар кошларга тәэсир итми башлый.

Хәзер полигон хезмәткәрләре даими рәвештә карчыга тотып территорияне әйләнеп чыга, шулай ук аны карыйлар һәм тулы канлы туклану белән тәэмин итәләр. Трифонга карга яки чәүкә ауларга рөхсәт итмиләр; аның бурычы – кошлар төркемнәрен куркыту. Нәтиҗәләр инде сизелә: кошлар саны берничә тапкырга кимегән, дип билгеләп үттеләр «ТКХП» ИК төбәк операторы матбугат хезмәтендә.

Тиздән полигонда икенче канатлы ерткыч та пәйда булачак. Кошларны тоту өчен идәнсез агач вольер каралган, ул кыш көне лампалар хисабына җылытылачак. Азыкны саклау өчен суыткычлар бар.

Исегезгә төшерәбез, «Восточный» полигонының икенче картасы – Казан тарихында каты көнкүреш калдыкларын күмүнең соңгы урыны. Аның куәте ике ел ярымга җитәчәк. Мәйданчык заманча автоматлаштырылган фильтрны чистарту һәм зарарсызландыру станциясе белән җиһазландырылган, Россиядә әлегә аның куәте һәм технологияләре буенча аналоглары юк. Моннан тыш, керү юлында куркыныч калдыклар кертелмәсен өчен радиация контроле рамкалары куелган.

Барлык яңалыклар