Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2022, 12:00

Казан халыкара аэропортына керү юлында борылыш эстакадасының күпере 40% ка төзелгән

Объект төзелеше аэропортка керү юлын реконструкцияләү кысаларында алып барыла.

Фото: «Волго-Вятскуправтодор» федераль-казна учреждениесе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Казан халыкара аэропортына керү юлында борылыш эстакадасының торык корылмасы төзелеше дәвам итә. Конструкция 40% ка җыелган.

Объектта сигез терәк, ике тимер-бетон монолит торык корылмалары төзелгән, борылыш эстакадасының металл конструкциясен җыю һәм монтажлау эшләре башланган, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә 70 метр озынлыкта һәм 276 тонна авырлыгында ике торык җыелган. Белгечләргә барлыгы 715 тонна авырлыктагы 180 метр конструкция җыеп, эстакада баганаларына урнаштырырга кирәк булачак.

Юлның машиналар йөрү өлешенә гидроизоляция һәм ике катламлы катлам җәю планлаштырыла: түбән катлам – коеп ясалган асфальт-бетон катнашмасыннан, өске катлам вак таш-мастик асфальт-бетоннан торачак.

Борылыш эстакадасының тулы озынлыгы 244,5 м булачак. Ясалма корылма юл хәрәкәтендә катнашучыларны куркынычсыз борылыш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Борылыш эстакадасын төзү эшләре «Казан Экспо» халыкара күргәзмә комплексы янында Р239 Казан – Оренбург трассасындагы аэропортка керү юлын реконструкцияләү кысаларында алып барыла.

Барлык яңалыклар