130 капчык чүп һәм 528 килограмм покрышка икенчел эшкәртүгә җибәреләчәк.
Фото: ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Узган ялларда Казанның 130 дан артык кешесе «Чиста уеннар»да 2 тонна калдык җыйган. 34 команда катнашында квест-уен «Түбән Заречье» пляжында узды.
Бер сәгать ярым эчендә командалар 196 капчык чүп-чар җыйды, шуларның 130 ын икенчел эшкәртүгә җибәрәчәкләр. Уенчылар тапкан 528 кг покрышка да икенчел эшкәртү узачак. Акциядә катнашучылар әйләнә-тирәлекне саклауга гына өлеш кертеп калмыйча, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр дә алдылар, дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Киләсе «Чиста уеннар» 17 нче сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендә узачак. Катнашу өчен гаризалар 15 нче сентябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.