Шулай ук Миллениум күпере астында «Урам» эктрим-паркы янында фудтрак-шәһәрчек барлыкка киләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Ксения Швецова). Казанның иҗтимагый киңлекләрендә җәйге спорт инвентарьларын прокатка бирү пунктлары эшли башлады. Шәһәр паркларында көймә, катамаран, велосипед, самокат прокатка алырга була. Якын арада Комсомольское һәм аккош күлләре пляжларында сапбордларны прокатка бирә башлаячаклар, дип хәбәр итте бүген Башкарма комитеттагы эшлекле дүшәмбедә Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов.
Кабан күле яр буенда көймәләр станциясе тәүлек буе эшли. Шулай ук катамараннар һәм көймәләр прокат пункты Казансу елгасы акваториясендә «Казан» гаилә үзәге янында эшли, дип сөйләде Р.Гарипов.
Шәһәр халкы өчен паркларда балалар һәм олылар велосипедлары, гади самокатлар һәм электросамокатолар прокаты бар. Прокат пунктлары Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркларында, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов» паркларында, «Фестиваль» бульварында эшли. Шулай ук Җиңү паркында ике кеше өчен билгеләнгән тандем-велосипед арендага алырга мөмкин.
«Без «Игелекле Казан» проекты белән хезмәттәшлекне дәвам итәбез, аның кысаларында Горки-Әмәт урманында, Җиңү һәм «Нарат урманы» паркларында сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бушлай велосипедлар алырга мөмкин», – дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.
Якын киләчәккә планнарда – «Урам» экстрим-паркында янында «Миллениум» күпере астында фудтрак-шәһәрчек төзү. Р.Гарипов сөйләгәнчә, фудтраклар эше өчен мәйданчык төзекләндереләчәк, шулай ук яр буена килүчеләр өчен ял итү һәм күңел ачу зоналары оештырылачак. Мәйданчыкта экстрим-парк концепциясенә тышкы яктан туры килерлек, төрле кухнялы 5-тән 10-га кадәр фудтрак урнаша алачак.