Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2018, 12:55

Казан каршындагы мәйданчыкта шәһәрнең үзәк чыршысы урнашачак

“Казан” Гаилә үзәге янындагы территорияне Red Bull Air Race ярышлары вакытында, Шәһәр көнен һәм Яңа елны уздыруда файдаланачаклар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль, Алсу Сафина). “Казан” Гаилә үзәге янындагы территория алга таба Татарстан башкаласында төрле чаралар уздырганда файдаланылачак. Мәсәлән, августта биредә Red Bull Air Race авиаярышлары һәм Шәһәр көне узарга мөмкин. Моннан кала, монда Казанның үзәк чыршысын да куярга планлаштыралар. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингта Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, җанатарлар фестивале үткән мәйданчыкны әзерләүгә зур игътибар бирелде. “Бүгенге көндә бездә инфраструктуралы мәйданчык бар. Анда сәүдә һәм күңел ачу объектлары урнаштырырга, аларны коммуникацияләргә тоташтырырга мөмкин, - диде И.Куляжев. – “Казан” Гаилә үзәге янындагы территорияне башка чаралар вакытында да файдаланырга планлаштырабыз”.

Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Җанатарлар фестивалендә 800 мең кеше булган.

И.Куляжев билгеләп үткәнчә, мундиальгә әзерләнү барышында Казанда юллар төзекләндерелде. Бондаренко урамында Чистай һәм С.Хәким урамнарын тоташтырган юл ачылды.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Быел бу максатларга 5,5 млрд сум бүленгән. Эшләрнең күпчелеге быел 100 еллыгын билгеләп үтә торган Юдино бистәсендә башкарыла.

Моннан кала, чемпионат алдыннан Декабристлар урамында променад төзелде.

Казанда быел 7 млн чәчәк утыртылды. “Бу 19 мең кв.м – якынча ике футбол кыры кебек”, - дип чагыштырды Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Барлык яңалыклар