В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Үзгәрешләр 6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75-нче номерлы автобус маршрутларының һәм 2-нче номерлы троллейбусның хәрәкәт схемаларына кагылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Казанда Меңьеллык мәйданында «Үзәк стадион» тукталыш пункты вакытлыча гамәлдән чыгарылды. Бу иҗтимагый киңлекне реконструкцияләү белән бәйле.
Кремль дамбасы юнәлешендә урнашкан тукталыш 6, 15, 29, 35, 37, 47, 74, 75-нче номерлы автобус маршрутлары һәм 2-нче номерлы троллейбус хәрәкәт схемасыннан чыгарылды, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.