В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Йортларга һәм социаль объектларга су 13:00 сәгатьтә биреләчәк.
Фото: «Водоканал» МУП матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы апрель). Казанның Меңьеллык мәйданында суүткәргечне ремонтлау дәвам итә. Хәзерге вакытта «Водоканал» белгечләре эретеп ябыштыру эшләрен башкара. Бүген 13:00 сәгатьтә йортларны, мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын су белән тәэмин итәчәкләр, кичәдән бирле аларда су басымы киметелгән иде.
900 мм диаметрлы суүткәргечтән су агуның һәм Меңьеллык мәйданында су туплануның сәбәбе полиэтилен тыккычтагы ярык булды, дип хәбәр иттеләр «Водоканал» матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, кичә шәһәрнең Меңьеллык мәйданын су басты, 2 нче номерлы маршрут троллейбуслары хәрәкәте 5 сәгатькә диярлек туктатылды.