В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су җыелу сәбәпле 2 нче маршруттагы троллейбуслар хәрәкәте туктатылды.
Фото: Денис Гордийко
Объектларны вакытлы схема буенча яңадан тоташтыру белән бәйле рәвештә, шәһәрнең 94 күп фатирлы йортында, 3 балалар бакчасында һәм дүрт мәктәбендә су басымы киметелгән. Урында «Водоканал» бригадасы эшли, аварияне бетерүгә биш берәмлек техника җәлеп ителгән.
Су агып чыгуның сәбәпләре һәм аны бетерү сроклары билгеләнә, эшләр өзеклек урынында да, якын-тирә участокларда да бара, мәйданда яңгыр канализациясе челтәрләре люклары ачылды, бу су агызуны тизләтәчәк, дип хәбәр итә «Водоканал» МУП матбугат хезмәте.
Су җыелу сәбәпле, Меңьеллык мәйданында 2 нче маршрут троллейбуслары хәрәкәте туктатылды, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс»та.