В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Конструкциянең биеклеге өч метрга җитәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче ноябрь, Диана Жиленкова). Казанның Меңьеллык мәйданында беренче «Киләчәк уеннары»н хуплап тематик арт-объект урнаштырылачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, арт-объект яктырткычлы футуристик күләмле кублардан торачак. Конструкциянең биеклеге өч метрга, ә озынлыгы сигез метрга җитәчәк.
«Киләчәк уеннары» 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр Казанда узачак. Ярышлар 21 дисциплинаны берләштерәчәк (16 төп программада һәм 5 киңәйтелгән программада). Аларның һәрберсе фиджитал концепциясен берләштерә, ягъни классик спорт һәм киберспорт яки VR-/AR-технологияне үз эченә ала.
Апрель аенда ТР башкаласында тарихта беренче тапкыр узачак «Киләчәк уеннары»на кирегә санау белән стела ачылды. Композиция Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк каршындагы мәйданда барлыкка килде. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.