В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аларны җитештерү өчен 320 килограмм җитештерү калдыклары һәм икенчел пластик кирәк булган
Фото: Денис Гордийко
Эскәмияләр һәм урналарның тышкы кыяфәте «Казан» гаилә үзәге бинасының уникаль дизайнын ассызыклый, табигый материалларга һәм төсмерләргә өстенлек бирелгән. Икенчел чималдан өстәмә кече архитектура формалары Danaflex компаниясе белән уртак проект кысаларында урнаштырылачак, дип җиткерде Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Эскәмияләр һәм урналар «I’ll be back! – Мин кайтырмын!» проекты кысаларында урнаштырылачак. Проектның идеясе – җитештерү калдыкларына файдалы предметлар яки арт-объектлар рәвешендә яңа тормыш бүләк итү. Әйтик, узган ел Казансу яр буенда шәһәрдә беренче экочыршы барлыкка килде, ә күптән түгел анда киенү өчен экологик кабиналар урнаштырылды.