Чара “Җиңү көне” Бөтенроссия флешмобы эгидасы астында үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 7 май көнне Казан Кремле территориясендә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге командасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм итүгә старт бирәчәк. Хәрәкәт, студент яшьләргә гражданлык-патриотик тәрбия бирү иҗтимагый үзәкләр һәм мәктәп отрядлары активистлары Кремль мәйданында иң зур “тере” “Победа” сүзен тезәчәкләр.
Флешмоб Кол Шәриф каршындагы мәйданда үтә. Акция “2016-2020 елларда Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү” дәүләт программасының төп чаралары исемлегнә керә, дип хәбәр итә “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.
Акция 13.00 сәгатькә планлаштырылган.