В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлның беренче этабын төзүдә 105 кеше һәм 30 берәмлек махсус техника эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июнь). Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү график буенча дәвам итә. Узган атнада объектта юлүткәргечнең плитәләрен армияләү һәм бетонлау эше, шулай ук җир өсте җәяүлеләр кичүенең баскычларын монтажлау тәмамланган. Юлның беренче этабын төзүдә 105 кеше һәм 30 берәмлек махсус техника эшли.
Ике терәк арасында җир өсте җәяүлеләр кичүен төзү барышында 38 тонна авырлыктагы металл уемлы төзелешне монтажлау башкарылган. Өч баскычта уемлы корылмаларны пыялалау каркасларының металл конструкцияләрен монтажлау һәм конструкцияләрне монолит поликарбонат белән пыялалау дәвам итте. Төзүчеләр баскычларның берсендә монтажлау эшләрен тәмамладылар.
Шулай ук узган атнада Зур Казан Боҗрасының беренче этабын төзүдә Ферма шоссесыннан Борисково урамына кадәр һәм юл үткәргеч астында юл катламы төзелеше башкарылды, Борисково урамына кадәрге җәяүлеләр кичүе астында сул як төшү юлына асфальт җәелде. Сул як төшү юлы буйлап төзүчеләр периль һәм барьер киртәләр урнаштырдылар.
Моннан тыш, эшчеләр сул төшү юлы буйлап тышкы яктырту һәм контакт челтәре терәкләрен монтажладылар. Шул ук вакытта территорияне төзекләндерү эшләре алып барылды: агачлар һәм куаклар утыртылды, 10 км озынлыктагы су сибү системасы урнаштырылды, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Беренче этап төзелеше барышында барлыгы меңнән артык эре үлчәмле агач һәм 3 меңнән артык куак утырту планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабында 2019 елның июлендә Мидхәт Булатов урамыннан Борисково урамына кадәр төзелеш башланып китте, анда Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе белән 800 м озынлыктагы дүрт полосалы юл төзелә. Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта төзелешнең икенче этабы мартта башланды. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.