Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2020, 09:41

Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабында Ферма шоссесы өстеннән уза торган юлүткәргеч конструкцияләренең ныклыгына сынаулар үткәрелде

Юл билгеләрен урнаштыру төгәлләнә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). ТР башкаласында Зур Казан боҗрасын төзүнең беренче этабы дәвам итә. Узган атнада Ферма шоссесы өстеннән уза торган юлүткәргеч конструкцияләре тикшерелде. Башта уң һәм сул пролетларны тикшерделәр. Аннары трамвай юлында үлчәүләр үткәрелде. Моның өчен пролет төзелешен ике трамвай хәрәкәт составы белән йөкләделәр.

Җәяүлеләр кичүендә металлоконструкцияләрне коррозиягә каршы саклау эшләрен башкарырга кирәк. Шулай ук объектта юл билгеләре урнаштыру төгәлләнеп килә.

Зур Казан боҗрасының беренче этабы төзелешенә узган атнада 28 белгеч һәм 5 махсус техника җәлеп ителде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе булган дүрт полосалы юл төзелә.

Төзелешнең икенче этабы - Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта - мартта башланып китте. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.

Барлык яңалыклар