В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласыннан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүче 12 кыз тәкъдим ителә
Шәһәрдә нәфис гимнастика буенча Россия Беренчелеге уза. 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк ярышларда Россиянең 60 төбәгеннән меңнән артык яшь спортчы катнаша.
Казан ярышларда «Приволжанка», «Триумф» һәм башка спорт мәтәпләрендә тәрбияләнүче 12 кыз катнаша, дип хәбәр иттеләр физик культура һәм спорт комитетында.
Беренчелек кысаларында беренче тапкыр дуэтлар һәм трио буенча кыз һәм юниоркалар арасында ярышлар узачак. Шулай ук келәмгә малайлар һәм юниорлар гимнастика боҗралары һәм таяк, чукмар һәм чабыш белән чыгачаклар.
Ярышлар Сыртланова урамы, 6 адресы буенча Гимнастика федераль спорт-тренировка үзәгендә уза. Беренчелек программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Чарага керү ирекле.