В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр барган көннәрдә С.Хәким урамының дублер юлы буенча Меридиан урамы буенча 2-нче номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанда Сибгат Хәким һәм Меридиан урамнары чатында акыллы терәк барлыкка киләчәк. Аны тротуар уртасында булган яктырту баганасы урынына урнаштырачаклар.
Элемтәнең модульле терәге составына, кәрәзле элемтә антеннасыннан тыш, тышкы яктырту, видеокүзәтү һәм Wi-Fi модульләре керә. Терәк модульләре үзара алышынучан, һәм теләсә кайсы вакытта яңа функционал өстәргә мөмкин: хәбәр итү, архитектура яктыртуы, әйләнә-тирә мохитнең пычрану дәрәҗәсе датчигы, хәвеф төймәсе, мәгълүмати туристик табло һ.б., дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсендә.
Төзелеш-монтаж эшләре 17-нче апрельдә башлана. Бу көнне Меридиан урамындагы 2-нче йорт янында С.Хәким урамының дублер юлы буйлап вакытлыча киртә куелачак һәм өлешчә хәрәкәт ябылачак. 1-нче яки 2-нче майда подряд оешмасы элемтә терәкләрен монтажлауны һәм гамәлдәге яктырту баганаларын сүтүне башкарачак. Бу көнне шулай ук җәяүлеләр хәрәкәтен чикләү һәм Сибгат Хәким дублер юлы буенча автотранспорт хәрәкәтен өлешчә ябу да каралган.
Шундый ук терәкләр Горький һәм Мөштәри, Сәлимҗанов һәм Миңнуллин урамнары чатында урнаштырылган инде. Шулай ук Сибгать Хәким һәм Әбсәләмов чатында акыллы терәкләр урнаштыру планлаштырыла.