В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Радиомодуль кабеле метроның барлык тоннельләре буенча узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче март). Казан метрополитенының станцияләре арасында мобиль элемтә һәм интернет барлыкка киләчәк – 3G/4G кәрәзле элемтә база станцияләрен урнаштыру эше башланды.
«Метроэлектротранс» МУП мәгълүмати технологияләр һәм элемтә дирекциясе хезмәткәрләре хәзер «Дубравная» станциясендә радиомодуль урнаштыру өчен кабель сузалар. Кабель метро тоннельләренең буеннан-буена узачак. Радиомодульнең эш принцибы роутерныкы кебек: аңа тоташтырылганнан соң, пассажирлар кәрәзле элемтә һәм электропоездда интернеттан файдалана алачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс»ның матбугат хезмәте.
Җиһазларны урнаштыру агымдагы ел ахырына тәмамланачак.