Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бөек пасха кичке гыйбадәтен җитәкләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). 16 нчы апрельдә, Христосның Яңадан туу бәйрәмендә, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл бөек пасха кичке гыйбадәтен үткәрәчәк. Ул Казан Богородица ирләр монастыреның Казан Изге Ана иконасы кафедраль соборында узачак.
Гыйбадәт башланыр алдыннан Иерусалимдагы Табут Храмында Пасха бәйрәме алдыннан алынган Изге утны тантаналы каршы алу узачак.
Гыйбадәт 16:00 сәгатьтә башлана. Дин тотучыларга утны үзләренә дә күчереп алу өчен, лампадалар алып килергә кирәк, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Исегезгә төшерәбез, 15 нче апрельдә Казанның барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында Пасха бәйрәменә багышланган төнге гыйбадәтләр узачак. Дин тотучылар өчен махсус җәмәгать транспорты бирү оештырылачак.