В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Монда үз машиналарын куйган машина йөртүчеләр өчен хезмәт бушлай булачак.
Фото: Транспорт комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче май). Бүген Казанда Мулланур Вахитов урамы, 18а буенча парковкада, «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янында велосипедлар прокаты ачылды.
Монда үз машиналарын куйган машина йөртүчеләр өчен бер велосипедны арендага алу бушлай булачак. Икенче һәм аннан күбрәк транспорт чараларын арендалау бәясе һәр берәмлек өчен сәгатенә 50 сум тәшкил итәчәк.
Велосипедны прокатка алу өчен, парковка инспекторына парковка картасын күрсәтергә һәм хезмәт күрсәтү турында килешү төзергә кирәк. Кире кайтару шулай ук парковка картасын күрсәтеп башкарыла.
Тулырак мәгълүматны «Шәһәр парковкасы киңлеген оештыручы» МКУ телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)560-56-05, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.