В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тест чоры дәвамында электромобильләрне кору бушлай булачак.
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда «Урам» экстрим-паркы янындагы парковкада тест режимында электромобильләр өчен корылу станциясе эшли башлады.
Егәрлеге ике портның һәрберсенә 22 кВт тәшкил иткән корылу станциясе белән Казанда электромобильләре өчен төп корылу станцияләрен бер челтәргә берләштерүче мобиль кушымта аша идарә итәргә була.
Тест чоры дәвамында электромобильләрне кору бушлай булачак. Моннан тыш, корылу вакытында стоянка өчен түләү алынмаячак, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, Подлужная урамындагы экстрим-парк белән янәшә түләүле парковка тест режимында 1-нче майда эшли башлады. Парковка 133 урынга исәпләнгән, шуларның 15-е – халыкның аз мобильле төркемнәренең транспорт чаралары өчен. Шәһәр халкы биредә көн саен 9:00 сәгатьтән 23:00 сәгать кадәр шәхси автомобилен калдыра ала, сәгатьнең бәясе 50 сум тәшкил итә.
Шулай ук Мулланур Вахитов урамындагы муниципаль парковкада да электромобильләр өчен яңа корылу станциясе эшли башлады. Бу универсаль корылу станциясе, ул электромобильләрне алмаш ток (АС) белән дә, даими (DC) белән дә корырга мөмкинлек бирә. Әлеге корылу станциясенең гомуми куәте 82 кВт тәшкил итә. Ачылганнан соң беренче ай дәвамында электромобильләрне бушлай корырга мөмкин, дип хәбәр ителә Казан сайтында.