В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр дару блистерларын, ясалма чыршыларны, өч литрлы банкаларны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: vk.com/ecologickzn
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы апрель). Якшәмбе, 30 нчы апрельдә, Казан сәүдә үзәкләренең берсендә икенчел чимал кабул итү мобиль пункты эшләячәк.
Шәһәрлеләр каты һәм йомшак пластик, макулатура, кием, аяк киеме, техника, шешә капкачлары, Tetra Pak, дойпак, каләмнәр һәм фломастерлар, алюминий һәм консерва банкалары тапшыра алачак. Өстәмә рәвештә волонтерлар дару блистерлары, хайваннар һәм балык өчен азык, шәраб бөкесе (пластик түгел), чәчәкләр өчен чүлмәкләр, ясалма чыршылар, суши таякчыклары, өч литрлы банкалар һәм башка фракцияләр кабул итәчәк. Кабул ителгән икенчел чимал исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Акциягә видеокассеталар, теш щеткалары, пластик карталар, су өчен фильтрлар, велосипедлар, йомырка савытлары (кәгазь), пластик уенчыклар, органика, ватык керамик савыт-саба, пыяла, пульверизаторлар тапшырырга ярамый.
Мобиль пункт 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча эшләячәк (Җиңү проспекты ягыннан Л42 ябык парковкасы), дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.
Исегезгә төшерәбез, 26 нчы мартта узган акциядә 997 кеше катнашты. Алар эшкәртүгә 3 тоннага якын икенчел чимал тапшырганнар, шул исәптән 862,7 кг йомшак пластик, 430,6 кг каты пластик һәм 412,7 кг макулатура.