Шәһәрлеләр полистирол, пенопласт, дару блистерлары һәм коры органиканы эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: vk.com/ecologickzn116
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче гыйнвар). 29 нчы гыйнварда Казан сәүдә үзәкләренең берсе территориясендә икенчел чимал кабул итүнең мобиль пункты эшләячәк. Халык калдыкларны эшкәртүгә тапшыра һәм фримаркетта катнаша алачак.
Волонтерлар PS-6 полистирол, пенопласт, ПЭТ-шешәләр (Pet-1), ПНД пластик (флаконнар, HDPE-2, LDPE-4 канистерлары), дару блистерлары, коры органиканы кабул итәчәк. Икенчел чималны әзерләү кагыйдәләрен сылтама буенча карарга мөмкин. Бу көнне йомшак һәм каты пластик, теш щеткалары, пластик карталар, кәгазьдән ясалган йомырка савытлары, пластик уенчыклар тапшырып булмый.
Акция вакытында фримаркет зонасы оештырылачак. Халык кирәкмәгән әйберләрне калдырып, үзләренә ошаганны ала алачак. Шулай ук фримаркетта волонтерлар хайваннар һәм балыклар өчен азык, гөл чүлмәкләре, шәраб бөкеләре (пластик түгел), спрей шешәләре, өч литрлы банкалар, ясалма чыршылар, өстәл уеннары, суши таякчыклары, зәркән эшләнмәләреннән тартмалар кабул итәчәк.
Мобиль пункт Җиңү Проспекты, 141 (Җиңү проспекты ягыннан Л42 ябык парковкасы) адресы буенча 10:00 дән 12:30 га кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.
Исегезгә төшерәбез, 25 нче декабрьдә узган акциядә 335 кеше катнашты. Алар 1301 кг икенчел чимал эшкәртүгә тапшырдылар.