В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр мобиль пунктка макулатура, пластик, пенопласт, металл тапшыра алачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь). Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 25 нче июньдә икенчел чимал җыю мобиль пункты эшләячәк. Шәһәр халкы көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә тапшыра алачак.
Волонтерлар йомшак пластик, ПЭТ-шешәләр, металл, алюминий, техника, каләмнәр һәм фломастерлар, фольга, макулатура, пенопласт һәм башка фракцияләр кабул итәчәк. Тулы исемлек белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Өстәмә рәвештә шәраб бөкеләре, бәйләү җепләре тапшыру мөмкинлеге булачак. Бу көнне активистлар чеклар, блистерлар, теш щеткалары, пластик карталар һәм уенчыклар, өч литрлы банкалар һәм башкаларны кабул итмәячәк, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.
Мобиль пункт 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча эшләячәк (Җиңү проспекты ягыннан Л42 ябык парковкасы). Акция сәүдә үзәге ярдәме белән һәм «Татнефть» хәйрия фонды гранты акчасына үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда «Экологично» җәмгыяте икенчел чимал җыю буенча 15 акция оештырды. Аларда 4,8 мең шәһәр кешесе катнашкан, алар эшкәртүгә 15,5 тоннадан артык икенчел чимал һәм кием тапшырган. 3 кг артык әйберләр «Тәүге адым» хәйрия фондына тапшырылган.