В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара 28 нче февральдә җәмәгать киңлеге территориясендәге остаханәдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). 28 нче февральдә Салават Күпере паркында очрашу узачак, анда казанлылар җәмәгать киңлегендә узачак җәйге чаралар өчен идеяләр тәкъдим итә алачак.
Быел парк беренче җәйге сезонын каршы алачак. Мәдәни программаны әзерләү башланды инде, һәм бу эшкә районның актив кешеләрен һәм җирле бергәлекләрне тартачаклар.
Иртәгә очрашуда катнашучылар җәмәгать киңлеге кураторы һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы белән танышачак. Казанлылар парк тормышында ничек катнашырга мөмкинлеген беләчәкләр һәм чаралар өчен инициативалар тәкъдим итәчәкләр.
Очрашу парк остаханәсендә (ориентир – Н.Йосыпов урамындагы 7 нче йорт) 18:30 сәгатьтә башлана. Керү – ирекле, теркәлү кирәк түгел, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәте.
Чара февральдә шәһәрлеләр белән очрашулар циклын тәмамлый. Моңа кадәр өч чара узды инде, аларда шәһәрлеләр паркларның торышы һәм тулылануы буенча кисәтүләрен җиткерделәр, җәйге чаралар өчен идеяләр тәкъдим иттеләр һәм урам сәүдәсе турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Салават Күперендәге парк 6 гектардан артык мәйданда урнашкан. Биредә уеннар һәм спорт өчен зоналар, памп-треклы экстрим-зона, уеннар һәм ял өчен чирәмлекләр булдырылган, күзәтү мәйданчыклары оештырылган, амфитеатр һәм мәдәни үзәк төзелгән.